Фәүзия Мөхәммәтова "Мәхәббәт кыйссалары"

Фәүзия Мөхәммәтова "Мәхәббәт кыйссалары"

Мәхәббәт кыйссалары Мәхәббәт, сөю, ярату Дөнья белән яралган. Адәм ата, Һава ана Кавышудан таралган. Таһир - Зөһрә, Ләйлә - Мәҗнүн, Йосыф - Зөләйхалары. Пәйгамбәрләрдән калган ул Мәхәббәт кыйссалары. Әгәр күктә укылмаса, Җирдә никах укылмас. Фәрештәләр юкка гына Иңнәрендә утырмас. Мәхәббәт , сөю, ярату Зур гөнаһ, язык түгел. Тәкъдирләргә каршы килеп Үз тиңен эзли күңел.

Тэглар:

54

0