
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 4нче көн Фатих Кәрим Соңгы тапкыр карыйм Иделгә
Соңгы кабат күрим акканын, Бәлки, бик тиз бире кайтмамын, Сакланыр ул бары күңелдә. Сакланыр ул соңгы хат кебек, Искә алсам, йөрәк сулкылдар; Күз алдыма килер дулкыннар, Дулкыннарда кайнар ак күбек. Син борчылма, күңел, яз килсен, Кыр казлары кайтыр күлләргә, Без кайтырбыз туган илләргә, Башлар гына исән-сау булсын. Безне котлап, җылы яңгырлар Шатлык сибәр Идел буенда; Безне котлап, иркен болында Назлы аккош моңы яңгырар.
74
0