3нче көн. Зөһрә Касыймова "Алмалар" ("Гаилә һәм мәктәп" журналы)

3нче көн. Зөһрә Касыймова "Алмалар" ("Гаилә һәм мәктәп" журналы)

Менә тагын майлар җитте. Вансит картның бакчксында, елдагыча шаулап, алмагачлар чәчәк атты. Алмагач төбенә ясап куйган эскәмиядә Нурия карчык инде байтактан бирле утыра. Үзе күңеленнән генә алмагычы белән сөйләшә. "Быел тагын кып-кызыл алмага күмәчәксең инде син безне... Бер телем алма ашый алсаң икән ул... Ичмаса, кырау да алмый чәчәкләреңне. Күршеләрнең әнә бер елны була алмалары, икенче елны агачлары ял итә". Ә бу алмагач табигатьнең шундый кануны бар икәнен белми дә бугай. Ел саен, вакыты җиткәч, шау чәчәк ата да кып-кызыл алмалар белән сөендерә... Әйе, сөендерә... ("Гаилә һәм мәктәп" журналы, #6 (143), 42-43 битләр.).

Тэглар:

66

0