3 нче көн. #әдәбимарафон2025

3 нче көн. #әдәбимарафон2025

Фәүзия Мөхәммәтова Бер җылы суз җитә миңа ... Гадилек минем өслүбем- Табынмыйм кызыл малга. Дан-шөһрәткә ирешәм дип, Максат та куймыйм алга. Ымсынмыйм кемдер биләгән Тәхеткә утырырга. Бер җылы сүз җитә мине Үссендереп торырга. Яңа офыклар яулаудан Киңәйгән шигъри күңел, Сүз энҗеләрен сибүдән, Мең шөкер, мәхрүм түгел. Өметле вәсвәсәләргә Кытыклансам да эчтән, Яшәргә күнекмәгән мин Күрсәтмә алып өстән. Ялагайлана да белмим Түрәләр кубызына. Бию төс түгел халкымның Шигъри җанлы кызына. Беркемнән берни сорамыйм Жылы караштан башка. Кояш нурлары астында Жан иңә хәтта ташка...

Тэглар:

65

0