3 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар".

3 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар".

Беренче вакыйга — алты-җиде яшьлек бер кыз баланың Әдрәс суына бату вакыйгасы. Бу кызны мин элегрәк тә белә идем. Аның исеме — Нәфисә. Ул бик еш минем Кадриям белән бергә уйный иде. Беркөн Кадрия артыннан аларга кергәндә, семьялары белән дә танышып чыктым. Атасы ашлык хәзерләү пунктында механик булып эшли. Бик яхшы эшче. Партия члены. Анасы Зәйтүнә киоскыда газета-журналлар сата. Тату торган менә шушы семьяның бердәнбер балалары — Нәфисә, йөзә белмичә су кереп, тирән чокырга очрап баткан. Балалар шау-шуына җыелган халык аны берничә минуттан соң гына судан үлек килеш чыгарган. Атасы миңа чапкан. Мин өйдә юк идем. Амбулаториягә килделәр.

Тэглар:

81

0