
Өченче көн Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXXII #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
"Безнең әби" МӨҖӘҺИТ Әбиемнең бөтен эше Бары эзләүдән тора. Әле тешен йә күзлеген Югалттым дип утыра. Теше булмаса да ашый, Күрә хәтта күзлексез. Таягын югалткач, беркөн Эзләде берөзлексез. -Хәтерем юк инде... - ди ул, Хәтта ансын югалткан. Югалып ук җитмәгән дә, Тик барыбер чуалткан. Исемнәрне бутаса да, Кемгә дәшә беләбез. Безгә кызык кына булсын Якын итеп көләбез... Менә шундый әбиебез... Үзе шук та, шаян да. Бик хөрмәтле, якын булып Яши ул безнең янда. 25 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Мөҗәһит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты
95
0