
Айгөл Әхмәтгалиева.Ак читек.
3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 И-и, әллә нәрсә югалып, җебеп калды бит шул чагында. Исемен булса да сорыйсы иде бит! Нәрсәсе бар инде аның? Сикереп торасы иде дә артыннан йөгерәсе иде. Вәсим тәгәри-тәгәри көләр иде көлүен. Көлсә, аннан гына укасы коелмас иде әле Нургаянның... Ярар, клубка чыгарга, шунда күзне ачыбрак карарга кирәк булыр. Кем бу чибәркәй, егете бармы – белми калмас... Тик ярты төн җиткәндә эштән кайтып, юынып-киенеп ничә кич рәттән клуб сукмагын таптамасын, шау-гөр килеп күңел ачкан яшь-җилкенчәк арасында күгелҗем күз бер генә тапкыр да күренмәде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #Акчитек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
69
0