
Лилия Закирова "Язмыш"
3нче көн #әдәбимарафон2025 -Аңлыйм, җанаш, аңлыйм хәлеңне. Карының ачканын да, барыр җирең булмаганны да беләм. Әнкәң, җүнсез, кызганмыйча ташлап киткән сине. Әткәң синең дөньяда барлыгың турында бөтенләй белми торгандыр. Сезнең песи халкы җүнсез шул. – Шәйхулла абзый көрсенеп куйды. – Шулай да песи песи инде ул. Сезгә табигать шулай кушкан. Ничек кенә булмасын, әнкәң сине тере килеш дөньяга китергән, тәпигә басканчы имезгән. Ә кешеләр... – Агай күз яшьләрен пычрак кулы белән сыпырды. Йөзенә сыланган пычрак, яшь тамчылары белән кушылып, ачык изүенә тамды. – Кешеләр күпкә кансызрак. Менә бит син, ач булсаң да, теп-тере килеш каршымда утырасың. Ә кайбер кешеләр карында чагында ук нарасыйларын буып үтерәләр. Аңлыйсыңмы, әле бер тапкыр да яктылыкны күрергә өлгермәгән сабыйны яшәүдән мәхрүм итәләр. Вәхшилек бит бу! Үлемгә хөкем ителгән җинаятьчегә дә җәза бирер алдыннан якты дөнья белән хушлашырга мөмкинлек бирәләр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язмыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
100
0