Лилия Закирова "Күңел ярасы"

Лилия Закирова "Күңел ярасы"

3 нче көн #Әдәбимарафон2025 3 нче көн #Әдәбимарафон2025 Әнисе берара тын торды. – Алайса тыңла, – диде ул аннары. – Мин моны күптән сөйләгән булыр идем. Синең күңелеңне яраларга гына теләмәдем. Син безгә алай ук чит кеше түгел, улым. Мин – синең әтиеңнең бертуган апасы. Әниең... Ни өчендер әтиеңне бик яратып бетермәде ул. Әллә нигә бер салып кайтканда да тавыш чыгара торган иде. Шундый көннәрнең берсендә ул әтиеңнең башына җитте... Син ул вакытта бишектәге сабый гына идең әле. Әниеңне утырткач, без сине тәрбиягә үз гаиләбезгә алдык. Башкача бу турыда искә төшермәскә тырыштык. – Ә абый? – Ул вакытта без кечкенә генә фатирда яши идек. Апаң да кечкенә иде әле. Акча юк вакыт. Өч баланы тәрбияләрлек мөмкинлек юк иде, улым... Ә әниегез төрмәдән чыкканнан соң сезнең барлыкны исенә дә төшермәде...

Тэглар:

183

0