
3 көн
*** Таш дисеңме? Ташны бит мин каты димим, Әллә башка катылыклар күп күргәнгә. Сине уйлап уелам да һәм кинәттән Нәфис чәчәк булып калкам мин бер мәлгә. Кинәт чәчәк булып калкам, сулыш алам, Ачыламын хәсрәтләрнең күзе булып. Көз җиткәнче йоммыйм шулай күзләремне, ало Көз җиткәнче калам шулай үзем булып. Дус чәчәкләр күптән шиңде. Күзәтәм мин Йөргәннәрен яфракларның күктә очып: Берсе, әнә, мәңгелеккә ятып калды, Болындагы таудан төшкән ташны кочып. Аны жәлләп таш елармы, таш эрерме? Калганнары күктә очып күп йөрерме? (50 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы
114
0