#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  3нче көн  Фәүзия МӨХӘММӘТОВА Һәр чорның үз матурлыгы

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 3нче көн Фәүзия МӨХӘММӘТОВА Һәр чорның үз матурлыгы

Һәр чорның үз матурлыгы – Барда матур кыз чагында. «Әбиләрнең үз чуагы» Алтын көзләр кочагында. Күңел белән яшь калуның Булганга табигый сере – Күркәмлекне өсти генә Йөзгә иңгән көз төсмере. Төс-кыяфәт үзгәрсә дә, Үзгәрми күңел халәте – Яши белеп яши белсәң Һәр фасылның үз рәхәте... Аяк йөреп, күз күргәндә, Булганда кулның егәре, Фарыз гамәлләрне йөклик Дөнья йөгеннән өлгәре! Һәм әҗер-саваплар туплыйк Иңгә салып фарыз йөкне. Хәрәкәттә бәрәкәт дип Кайгыртыйк сәламәтлекне! Зарны-зар тудырыр сәбәп Йөрмәсен янәшәбездә. Бәхетле гомер кичереп Исән булыйк һәммәбез дә!..

Тэглар:

84

0