Фәүзия Мөхәммәтова "Чияләр"

Фәүзия Мөхәммәтова "Чияләр"

3 нче көн #Әдәбимарафон2025 Чияләр Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп, Бакчада үсәләр чияләр. «Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз, Иң матур чагыбыз!» — дияләр. Кояшка үрелеп, Кызара чияләр. «Сез икәү, сез икәү Пар килгән!» — дияләр. Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар, «Үбим!» — дип үрелә чияләр. Сөюен яшергән гашыйклар шикелле Кызарып башларын ияләр. Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне Күз явын алырлык чияләр. «Пөшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә! Соңлама, соңлама!» — дияләр. Тулышып пешкәннәр Кып-кызыл чияләр. «Сез икәү, сез икәү Бәхетле!» — дияләр.

Тэглар:

60

0