
3 нче көн. Мин бәхетле. Алсу Солтановна.
- Язилә куып тотам барыбер! - Тота алмыйсың бә-бә-бә. - Ну тотсам суырып үбәм тульке. Таһир Язиләне куып тотты. Кочаклап алып күккә чөйде дә суырып үпте. - Яратам да инде үзеңне. - Мин дә сине яратам, Таһирым. Алар бик бәхетле иделәр бу минутта. Кешеләрне дә күрмәделәр, кочаклашып үбештеләр дә үбештеләр. Таһир заводта эшли. Ә Язилә пед институтның соңгы курсында укый. Таһир шәһәр малае. Гаиләдә бер бала. Язилә дә бер кыз. Әнисе Сания апа белән икәү генә. Әтиләре Әхмәт абый әле күптән түгел генә дөнья куйды. Язилә институтны тәмамлагач авылга укытырга кайтырга җыена. Ә Таһир, ул укып бетергәч өйләнешәбез ди. Язиләнең бердәнбер әнисен калдырып шәһәргә китәсе килми. Кайбер көнне талашып та алалар. Таһир тулай торактан әллә ничә тапкыр инде үпкәләп кайтып киткәне бар. Сания апа инде әни кеше буларак кызына бары тик бәхет кенә тели. - Кызым, мин диеп Таһирыңны ташлама. Инде ничә ел очрашып йөрисез. Авылда ни калган. Шәһәрдә укытырга урнашырсың. Анда күпкә яхшырак бит. - Әнием, мин бер үзеңне ничек итеп авылда калдырыйм соң? Җитмәсә гел йөрәк авырта диеп әйтәсең. Хастаханәгә дә кереп ятканың юк. Һаман мин диеп пошынасың.
78
0