
3 нче көн. Бәхет күлмәге. Сирень Якупова
Бәхет – мизгел. Кайгы да – мизгел, һәрхәлдә шуңа бик тә ышанасы килә. Ә гомер ул – бәхет-мизгелнең килгәнен, кайгы-мизгелнең киткәнен көтеп үткән минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар... Көн искиткеч матур башланды бүген: иртән-иртүк Гүзәлиягә авылдан энесе шалтыратты. Күп сүз – чүп сүз, дигән әйтемнең хаклыгын исбатлап яшәгән «бүрәнәләр» нәселенең дәвамчысы сәлам артыннан кистереп бары ике җөмлә әйтте: – Апа, киләсе шимбәдә – Сабантуй. Кайтыгыз! Капылт кына телсез-өнсез калган телефон трубкасын куйгач та, апа кешенең колагында байтак вакыт әле кайтаваздай «Сабантуй, Сабантуй! Кайтыгыз, кайтыгыз, кайтыгыз!» дигән тылсымлы сүзләр яңгырап торды. Аннары шул кайтаваз аның йөрәк тибешенә кушылды да тыеп булмастай көчле, мәгърур шатлык дулкынына әйләнеп, Гүзәлияне бөтен барлыгы белән бәхет чоңгылына томырды. Рәхәтләнде, бөтерелде генә хатын татлы чоңгылда, аның белән бергә бар җиһан вальс әйләнде... Җанны шулай шифалы таң җиледәй иркәләп, күңелне куаныч белән мөлдерәмә тутыра торган мизгелләр, шөкер, Гүзәлиянең тормышында һәр җәй саен кабатлана килә. Әйе, бүген нәп-нәкъ утыз бишенче тапкыр ишетә ул бу тансык сүзләрне. Димәк, аның авылыннан чыгып киткәненә дә утыз биш ел булган. Һай, кай арада дистәләгән ел үткән дә, кайчандыр чиксез зур булып тоелган гомер йомгагы сүтелеп бетә язган диң! Ярый ла йомгакның очы туган йорт түшәмендәге бишек элә торган чөйгә ныклап бәйләп куелган. Башта әнисе, инде менә энесе шушы күз түгел, йөрәк белән генә күреп, тоемлап була торган җептән тарткалап торганга, сискәнеп уяна, уйлана, кырык мәшәкатен кырык якка ташлап, туган нигезенә ашыга да инде Гүзәлия. Һәм һәр кайтып килгән саен шул бәхеттән аермаганы өчен язмышына мең-мең рәхмәтләрен укый иде...
64
0