
2 нче көн. "Гаилә һәм мәктәп" журналы #6 (143) июнь 2025
"... Акчаны учлап утырырга ярамый. Ходай сиңа акча бирә икән, бүлешергә дә кирәк. Туганнар арасында да бу дөньяда кемнеңдер акчасы әзрәк, кемгәдер күбрәк керә. Аллаһ Тәгалә синең аша бәлки туганыңа дип бирәдер аны, син бары сәбәпче генәдер? Акча турында гына әйтүем түгел. Җылы сүз, киңәш, яхшы гамәлләр турында әйтәм. Әйтик, ихластан комплиментлар әйтергә әнидән өйрәндем. Ул кешенең дә йөзенә елмаю куна, үзеңә дә шулкадәр рәхәт булып китә. Әти-әнием мисалы күз алдында: балалар рәнҗешен алмыйм дип, балаларга, студентларга күпме изгелек эшләгәннәренең әҗерен хәзер күрәбез. Начар укучы, хулиган дип аермый, һәр баланың самими күңеленә ачкыч ярата беләләр иде. Чын педагоглар! Аларга шулкадәр хөрмәт белән безнең аша да күпме рәхмәтләр!, җылы сүзләр тапшыралар. Менә ничек яшәргә кирәк икән, дим." - Гөлназ Сәфәрова интервьюсы. (20-23 битләр).
70
0