
Гүзәл Идрисова "Нурлы Уфам"
2нче көн #әдәбимарафон2025 Ямьле Агидель ярыннан Балкып күренә башкалам. Йөрәгем ашкынып тибә, Уфага якынлашсам. Бер күрүдә гашыйкмын, Хәзер оныта алмам. Кайда гына йөресәм дә, Сагынам, күрми торсам. Уфам, нурлы Уфам, Син минем кояшкаем. Син минем алтынкаем, Нәфис матур гөлкәем. Яшең алга йөгерсә дә, Картаюны белмисең. Барыбызны сокландырып, Көннән көн яшәрәсең. Әй, рәхәт Уфа буйлап, Сәяхәт итүләре. Калабыз чәчәк ата, Килеп күрегез әле. Кунакчыл халык яши Башкортостан җирендә. Дуслашырга теләсәгез, Түргә үтегез, әйдә. Безнең яшәү девизы: “Алга, тик алга!”. Уфам, синең киләчәгең Ышанычлы кулларда. Уфам, нурлы Уфам, Син минем кояшкаем, Син минем алтынкаем, Нәфис матур гөлкәем. Уфа – син гөл бакчасы, Кешеләрең – чәчкә. Даның дөньяга таралсын, Шулай матур яшә! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГүзәлИдрисова #НурлыУфам #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
103
0