
Айшанур
Һаман яшь буласы килә Картаясы килми шул. Ләкин гомер барыбер Үзенекен итә ул. Чал чәчләр әгәр күренсә, Күңелләр төшеп китә. Биттәге җыерчыклар да Йөрәкләрне җилкетә. Гомер буе яшь кенә Булып торып булмый шул. Гомернең тирән эзләре Маңгайларда кала ул. Һәр чорның үз матурлыгы, Шуны аңларга кирәк. Йөзләргә нур өстәр өчен, Җыерчыклар да кирәк. Бөтен кеше йөзгә җитми Гомерләр төрле була. Биттәге җыерчыкларны Яшереп куеп та була. Чәчләренә чал төшмичә Китүчеләр дә була. Җыерчыкларын күрмичә, Яшьләр дә китеп бара. Җыерчыкларны күрү дә Бик зур бәхет икән ул. Чәчләреңә чаллар төшсә, Бары шатлык икән ул.
Сылтамалар:
54
0