
2нче көн. Сабыр канатларың сынмаса. КАФИЯ ВАХИТОВА-НИЗАМУТДИНОВА
Аяз елаудан туктап, йоклаган арада Гөлминаз да черем иткәләп алды. Йокыга китүгә буталчыклы төшләр кереп аптыратты. Төшләрен күпме генә яхшыга юрарга тырышса да, күңеле гел киресен уйлады. Күзен генә йома, гел еланнар күрә төшендә. Уйламаган җирдән каршына еланнар калкып чыгып ысылдарга тотыналар. Шундый каршылыклы уйлар белән үзләре төшәчәк поезд станциясенә дә якынлаштылар. Гөлминазның йөрәге ешрак тибәргә тотынды. Рәшите ничек каршы алыр икән сөйгәнен. Һаман да шулай чибәр, ачык йөзлеме икән? Элекегечә сөеп карармы, назлы итеп эндәшерме Гөлминазга? Туган ягының вокзалын күрү бәхетенә ирешкәч күңеленә тынычлык, шатлык иңгән кебек булды Гөлминазның. Туган як һавасын күкрәген тутырып сулады. Йөрәге шатлык белән тибә башлады. Менә каршына беренче мәхәббәте чабып килеп кочаклар, авырлыклар артта калыр. Шундый шатлыклы уйлар аша, күзләре Рәшитне эзләргә тотынды. Никтер Рәшит бер кая да күренмәде. Каршыларына кәефсез генә күршеләре Хаммат килеп басты. Гөлчирә кайчан, нинди поезд белән кайтасыларын да әйтеп, өй ачкысын да тапшырып киткән иде күршеләренә. Рәшит каршы аласын да беләләр иде күршеләре. - Нишләп йөрисең, Хаммат, берәрсен поездга озаттың мәллә? - Юк, Гөлчирә апа, сезне каршы алырга үзем килдем. - Ә Рәшит кая? - Әйтергә дә яхшы түгел, Гөлчирә апа, кичә күрше авыл кызы Айсинә белән никах укыттылар, өйләнде Рәшит, - диеп үзен гаепле санаган кеше сыман маңгай тирләрен сөртеп куйды Хаммат. - Ничек син килергә уйладың?
56
0