
2нче көн. Сабыр канатларың сынмаса. КАФИЯ ВАХИТОВА-НИЗАМУТДИНОВА
Вакыйф Зөбәйдәгә чыгып торырга кирәклеген ым белән генә аңлатты. Аяз белән икесе генә каласылары килде. - Улым, сиңа чын дөреслекне үсә төшкәч сөйләргә иде исәп, әшәке күңелле кешеләр без сөйләгәнне көтмәгән шул, синең күңелеңә яра ясаганнар. Синең әниең бик ерактан иде, улым, бик чибәр хатын-кыз. Тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, әнисенә ияреп туган ягына китеп барды. Мин аңа бер ай срок бирдем, шул срокта кайтып җитмәсәң башкага өйләнергә туры киләчәклеге турында кисәттем. Ул китте дә югалды. Бернинди хәбәре булмады. Сине күтәреп кире кайтканда мин өйләнгән идем инде. Ялгыз башы, бәби үстерә алудан куркып, сине бездә калдырды. Зөбәйдә әниең, сине үз баласы кебек бик яратып карады, тәрбияләде. Син, улым, шатлан гына безнең белән яшәгәнгә! Үги әти сине минем кебек яратмас иде. Мин сине барлык балалардан да күбрәк яратам, Зөбәйдә әниең дә шулай ук, - дигәч, Аяз елаудан туктады. - Үз әнием нинди икән? Барыбер минем аны күрәсем килә, - диеп яшьләрен сөртте, рәнҗетелгән сабый. - Үсә төшкәч күрерсең, улым, әйдә, хәзер син чын ирләрчә бул! Зөбәйдә әниеңне дә тыңла, бабаңны да элеккегечә кара! Урам хатыннарының сүзен тыңлап торма. Үз акылыгыз үзегезгә булсын! - диген. Безнең тату яшәгәнгә эчләре поша аларның. Зөбәйдә әниең кебек киң күңелле, сабыр холыклы була алмый шул бөтен хатын-кыз да. Шулай дөрес итеп аңлаткач, Аяз тынычланды. Сабый күңелендә алай тирән яра калмады. Зөбәйдә әнисен дә элеккегечә ярата, туганнарын да бик ярата шул ул. Бабасын барысыннан да күбрәк ярата, аның йомышларын теләп башкара. Вакыйфны сыерлар фермасына зав.ферма итеп куйдылар. Холкы яхшы, эчеп исереп йөргәне күренгәне юк, эшне оештыра белә. Савымчы хатын-кызлар да, бозау караучы хатын-кызлар да бик күп фермада. Терлек саны күп, бар эшләр кул хезмәте белән башкарыла. Күп көннәре фермада үтә. Әче таңнан фермада булырга кирәк. Вакыйфның көне дә фермада үтә хәзер. Терлекләр үлчәү, санау көннәрендә көне буена да өйгә кайта алмый.
62
0