Айгөл Әхмәтгалиева.Капка

Айгөл Әхмәтгалиева.Капка

2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шундый уйлар чоңгылына чумып, аякларыма ияреп, гәүдәмне өстерәп дигәндәй генә атлаганда, колагыма ниндидер гаҗәеп аһәңле бер көй ишетелгәндәй булды. Мин үз колакларыма ышанмыйча башымны күтәрдем. Порт каршындагы кибеттән бертөркем кызлар чыгып килә, үзләре гөр-гөр сөйләшәләр. Ниндидер моң белән, аһәң белән сөйләшәләр! Алар татарча сөйләшә иде! Колагыма түгел, кочагыма татлы бер әрнү сарылгандай булды. Мин үз-үземне белештермичә, аларга таба йөгерергә тотындым. Үзем йөгерәм, үзем, кулларымны тиле кеше күк болгый-болгый, сөйләнәм-кычкырам. Татарча кычкырам! Кыргый җәнлек кебек ыргылган шашкан йөзле кешене күреп курыккандыр, мөгаен, кызлар, чыелдашып, шаулашып, үзләре дә йөгерергә тотындылар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #Капка #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

70

0