
Шәүкәт Галиев "Күктә ниләр бар?"
2 нче көн #әдәбимарафон2025 Күктә ниләр бар? Барган җирдән тукталам да Күк йөзенә карыйм мин, Бик озак итеп карыйм мин, Ниләр барын таныйм мин. Син дә шулай карыйсыңмы, Мин күргәнне күрәмсең— Әнә Аккош һәм Каракош, Әнә Козгын, Күгәрчен... Көлтәне дә, Эланны да Күрәм күкнең түрендә, Бар Жираф та, Арыслан да, Бар Куян да, Бүре дә! Юк дисеңме, ышанмыйсың, Ялганлый, дип келәмсең? Исемнәрен белмәсәң дә, Җисемнәрен күрәсең!— Әнә үгез көтүчесе Үгез бозауны эзли, Ай, этләре белән укчы Читтән Төлкене күзли... Күрәсең Мичне һәм Кызны, Көянтәне, Табакны, Күрәсең тагын Йөкчедән Бер читкә качкан Атны... Әллә һаман ышанмыйсың, Әллә һаман көләсең? Бу бит — йолдыз исемнәре, Күктә шуны күрәсең!
63
0