Фәүзия Мөхәммәтова "Бер карауда гашыйк бул да..."

Фәүзия Мөхәммәтова "Бер карауда гашыйк бул да..."

2 нче көн #әдәбимарафон2025 Бер карауда гашыйк бул да... Ир-егетнең үзе түгел, Яратадыр күзе ,дибез. Хатын-кызның колак аша Яратканын ник белмибез. Алиһәм, дип, Шаһинәм, дип Хәзинәм , дип, я, иркәм, дип, Бер карауда гашыйк бул да Колагыма пышылдап, үп! Гашыйкларның күз-колагы Тылсымлы бер табышмактыр. Күзләр сүзгә тәңгәл килгән Насыйп ярлар кавышмактыр. Гыйззәтлем вә зиннәтлем, дип, Ләззәтем, дип, җәннәтем, дип, Бер карауда гашыйк бул да, Колагыма пышылдап, үп! Серле караш, назлы сүздән Күпме башлар әйләнә шул. Яратышып ярәшүләр Күз-колакка бәйләнә шул. Җан кисәгем, кадерлем, дип, Белик сөю кадерен дип, Бер карауда гашыйк бул да, Колагыма пышылдап, үп...

Тэглар:

64

0