
2 көн
*** Беркем, берни туктаталмас - сулар ага, Дөнья китә, моңлы башым ярда кала. Сулар ага, сулар ага… ага-ага, Ташларны да ул ташкыннар ярга кага. Бар да китте. Бу ташкыннар кая ага? Ташкын китә, ярларында ташлар кала. Күз дә ачып йомалмыйсың - ташлар ага, Ә башларны сөю ярга тартып ала. Хәзер ничек саклыйм икән башларымны? Башларымны, ярым, суга ташладыңмы? Берәү суга батса, берәү күтәрелә Мине ташлап, үзең күккә ашмадыңмы? Дөнья агып киткән… монда бер таш калган. Һәм бер егет калган… башын ташка салган. (48 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы
120
0