#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  2нче көн Сәкинә Хәйруллина.Сагынганда, җаным юксынганда,

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 2нче көн Сәкинә Хәйруллина.Сагынганда, җаным юксынганда,

Киңәш кирәк чакта, гыйбрәт итеп Әни әйткән сүзне еш кабатлыйм Зирәк гыйлеменә исем китеп. Әни әйтсә-белеп әйткән икән, Кирәклеген күреп әйткән икән. Буйлар озын, акыл кыска чакта Кем уйлаган инде шушы хакта! Яшьлек шундый-гел ашыгып яши, Тыңлар сүзләр оча җилләр кебек Тик барыбер әни әйткән сүзләр Кала икән күңелләргә сеңеп. Күптән инде газиз анам мәрхүм, Киңәш-сүзләреннән җаным мәхрүм. Кирәк икән, җитми әни сүзе, Үзем әни булгач өзлеп сиздем. Әни кебек әйтмәк булам сүзем, Тик ишетәм: үзем беләм, үзем. Буе җиткән, үзе әле бала, Кабатлана бар да, кабатлана.

Тэглар:

89

0