2 нче көн. #әдәбимарафон2025

2 нче көн. #әдәбимарафон2025

Фәүзия Мөхәммәтова. Кин офыклар биләгәндә Бүген яшьләрнең уен, Хатирәләр белән яши Олыгаеп килгән буын. Уз чорыбызда гадәти Тоелган ваемсыз көн, Xәтер pәшәләре аша Үткәннәрдән сала өн. Tuк елларга һәм юллapгa Сибелгән вакыт белән Кабаттан яшәп алырлык Дәрман юклыгын беләм. Шуна да кук капусыдай Ачылмый безнең хәтер. Ак кәгазь каршында сәҗдә Кылып каләм тибрәтер Хәлдә булалсан, хәтергә Уелган чиксез галәм Кинлекләрен тасвирларга Ярдәм итәчәк каләм: Үткәннәрдә калган күпме Куз карашларын тоеп, Хәтер янартыр каләмен, Сүзләрдән һәйкәл коеп... ...Ак кәгазьгә сәждә кылып Язылган сүз уелмас. Хәтерләр җуелганда да, Хатирәләр җуелмас.

Тэглар:

70

0