2 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"

2 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"

Шушындый кадерле минутлар белән матур кыш үтеп тә китте. Яз... чәчәкле яз... мәхәббәтле яз җитте. Сирень агачлары чәчәк атты... Беренче Май байраклары җилфердәде... Урам шауларга тотынды. Сандугачлар сайравы ишетелде... Бакчаларда музыка яңгырады... Май костюмнарына киенгән яшь йөрәкләр, йолдызларга карап, төрле телләрдә, төрле тавышта «сөям», «яратам» сүзләрен әйтә башладылар. Бу яз минем хәтердән бик озак чыкмас. Бу язда мин рабфакны бетердем. Бу язны без бергә кушылдык.

Тэглар:

74

0