
1 нче көн. Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар".
Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел. Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә... тына... тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр!
Сылтамалар:
73
0