
Лилия Закирова "Күңел ярасы"
2 нче көн -Гафу ит, энекәш... Син курыкма, миңа синнән берни кирәк түгел. Мин әнине озак эзләдем. Кайда яшәвен ачыкладым мин аның. Тик... ничә ел омтылган максатыма инде ирештем дигәч... куркып калдым. Синең хакта да узган ел белдем. Берничә тапкыр өегез янына килдем. Тик сиңа барысын да сөйләргә кыймадым. Ә хәзер... белмим... Мин сиңа тормышыңны үзгәртергә кушмыйм. Барысы да элеккечә калачак. Тик... Әйдә, әни янына бергәләп барыйк, ә? – Ильяс, бәлки чыннан да сезнең Нияз исемле энегез бардыр. Тик ул мин түгел! – егет, кисәк кенә урыныннан торып, ишеккә таба атлады. Ильяс аны туктатмады. Моның шулай булачагын алдан ук сизенгәндәй, уйчан караш белән аны озатып калды.
Сылтамалар:
88
0