
1 нче көн. Сабыр канатларың сынмаса! КАФИЯ ВАХИТОВА-НИЗАМУТДИНОВА
Гөлминаз бер ир-ат белән дә тормышымны бәйләмәм! - диеп уйласа да, үзләре белән бер класста укыган, күрше авыл егете Илфат белән очраша башлады. Һәм озакка сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. (Күрше авылда мәктәп юк, шуңа ике авыл балалары бергә укыдылар. Авыл аралары ерак түгел.) Улын калдырып кайтканга да биш ел гомер узып китте. Һәр көнне хат көтте улының әтисеннән. Ул көткән хат-хәбәр күренмәде. Үзе язып салырга кыюлыгы җитмәдеме, тәкәбберлеге комачауладымы? Үзе дә ул сорауга анык кына җавап бирә алмас иде. Шул хәтле үзен ярата иде бит Вакыйф, түзә алмас килер артыннан, я хат-хәбәр салыр, икенче хатыны белән яшәп бетерә алмаслар, - диеп уйлады. Биш елга да бер хәбәр килмәгәч өметен өзде. Илфат хатыныннан аерылган, улы белән кызы хатынында калган, колхозда терлекләр табибы булып эшләүче ир-егет. Төпле, акыллы ир. Хатыны белән юллары аерылгач, яшәргә әнисе янына авылга кайткан. Аерылганчы, гаиләсе белән районда яшәгән булганнар. Хатыны башка ир белән чуала башлагач, аралары суына, гаугалы тормыштан күңеле кайткан Илфат, яшәргә авылга күченә. Балалары өчен йөрәге әрни. Улы да, кызы да әтиләрен бик нык яраталар. Авылга кунакка да алып кайткалый әтиләре. Бик еш кына бүләкләр дә алып бирә. Илфатның әнисе - Мәдинә биш вакыт намазны калдырмаучы, өйдәге барлык эшләрне дә алып баручы, чиста-пөхтә, күтәренке рухлы, ачык йөзле, кешеләргә авыр сүзләр әйтмәүче бик яхшы күңелле хатын-кыз. Гөлминазны да ачык йөз белән каршы алып, үз баласы кебек кабул итте. Илфатның тагын дүрт кыз туганы бар. Алар да күчтәнәчләр тутырып, әниләренең хәлен белергә килгәлиләр. Гөлминаз белән дә ачылып сөйләшәләр. Менә Гөлминазга боларның берсе дә ошамый. Йөзен дә бик ачып сөйләшәсе килеп тормый.
89
0