1нче көн.Сабыр канатларың сынмаса! КАФИЯ ВАХИТОВА-НИЗАМУТДИНОВА

1нче көн.Сабыр канатларың сынмаса! КАФИЯ ВАХИТОВА-НИЗАМУТДИНОВА

Вакыйф колхозга эшкә чыкты скотник булып. Фермада эшләячәк. Сыерларга ат белән азык кертәчәк. Үзләре дә сыер алып җибәрсәләр, чана төбенә салып азыгы да кайтыр, көч-куәт җитәрлек яшь кешедә, аннан күз күрер, эшнең ояты юк аның", - диеп фикер йөртте үзе. Гөлминазны күрше Зифа апалары бик үз итә. Мич ризыклары пешерсәләр дә чәйгә дәшәләр. - Син очып төшкән кош кебек, кызым, оялып торма, эчең пошса да кер безгә! Безнең яктагы көнкүрешкә ияләнә алмасаң, эш тәртибен белмәсәң дә өйрәтермен, менә 12 яшьлек Зәлия кызымны да булышырга сиңа җибәрәм. Бәби алып кайтырыңа да озак калмыйдыр инде. Артык борчылырга тырышма, ямансулап та утырма! Бәбиең елак булыр ату. Зифаның үзенең дә бишектә күкрәк имә торган улы ята. Гөлминаз кечкенә Сәетне бик ярата. - Безнең дә шундый матур улыбыз туар, Алла боерса, - диеп кулына алып сөя. Бу яктагы эшкә ияләшә алмый, әлбәттә. Мунча ягам дисәң дә утын юк. Өй миченә дә утын якмыйлар. Алдагы елдан калган тизәк кирпече, салам камыллары, салам көлтәләре белән өй җылыталар. Мунча ягарга тотынды Гөлминаз. Мунчага бәрәңге сабы ягарга икән. Әле ярый янында күрше кызы Зәлия бар булышып йөрергә. 12 яшьлек кенә булса да бер белмәгән эше юк. Бәрәңге сабагын мичкә төй, башта янмыйча тора, аннан гөлт итеп кабынып алга ут көлтәсе бәрә. Төтененең әче исе күзгә кереп күзне кисә. Озак янмый, утын түгел, янында саклап торып ягарга кирәк. Гөлминазның күзеннән яшь тамчылары агып кына тора, төтен ачысы да, тормышка ияләшә алмау, үз ягын сагыну ачысы да бар - бу яшь тамчыларында. Зәлия бик җәлли күрше апасын. - Күрше апа, үзем төяп торыйм булмаса бәрәңге сабакларын, син күз-колак кына булып тор янымда, - диеп күңелен йомшартырга тырыша күрше апасының. Янында хәленә керергә тырышып, якын күргән күршеләре булганга бик шатлана Гөлминаз. Зифа күршеләре якын туганы кебек, бакча артлатып кына бик еш керә күршеләренә. Күршеләренең һәрчак йөзләре ачык, чәйләре кайнаган.

Тэглар:

84

0