Беренче көн XXXII Дөньякүләм #әдәбимарафон

Беренче көн XXXII Дөньякүләм #әдәбимарафон

Ренат Харис "Хисемнең исеме" китабына кертелгән шигыре "ӘНИЕМӘ" Син элек тә матур идең... Син хәзер дә бик матур... Күзем тагын кемгә карап бу хәтле ләззәт татыр?! Чәчләреңне җил таратса, җем-җем итә кояшта, әйтерсең җәяүле буран агып ята юл аша, скрипка кылларыннан салмак кереш узгандай. Безнең күзләр арасында моң давылы кузгала... Бозлы тынлык күз карасын чәнчи дә яшь чыгара... Һәм син елап җибәрәсең, мин тырышам чыдарга, түкмәскә күздән яшемне күзь яшь аша карап мин, һәр сабый күк, сине, әни, мәңгелеккә яраттым... 14 нче бит #әдәбимарафон2025 #РенатХарис #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #44

Тэглар:

104

0