
1 нче көн. Гүзәл Галимова "Серең калсын үзеңдә"
Серең калсын үзеңдә. Була шундый чаклар, кая барып Бәрелергә белми торасың. Ни эшләргә?.. Башың уйлап бетми, Барыр юлны кайда борасын. Бөтен кешегә дә сөйләп булмый Эчеңдәге булган сереңне. Күпләре бит кабартырга тора Синең аз - маз булган кереңне. Кайберләре сине төшерәм, дип, Тирәннәрен эзли упкынның. Тырыша ул, суга батырырга, Биекләрен сайлап дулкынның. Синең кайгы — аңа шатлык кына. Бәйрәм итә эчтән, сөенә. Уйламый ул, бер көн шушы хәлләр Килер, диеп, үзенең өенә. Уйлап бетми, тормыш арбасының Кайсы юлдан, кайда барасын. Башкаларга нәрсә теләсә — шул Үзенә бер кире кайтасын. Шундый уйга килдем, беркемгә дә Сөйләмәскә кирәк сереңне. Дошманнарым сөйләп юсын, әйдә, Минем өстемдәге керемне.
108
0