
Айгөл Абдрахманова "Сихерле мәхәббәт"
Озын буйлы, чандыр гәүдәле. Алай чибәр дип әйтеп булмый. Тик җирән чәчләре, яшел күзләре кызны әллә нишләтте. Биюләр беткәч тә әле Камилә таныш булмаган егеттән күзен ала алмады. Кем бу? Кайдан? Кара, инде парлылар да кайсы кая таралышты. Чишмә буенда җан дуслар Камилә белән Әнисә генә калды. Камилә хәзер ахирәтен сорауларга күмәчәк. Ул ни әйтер? Янәшәдә генә шартлап сынган ботак тавышы башланып та китмәгән сөйләшүгә нокта куйды. Куаклар арасыннан... кызарынып Ул килеп чыкты. Егет тузанланган өс-башын каккалады, берни булмагандай баш кагып исәнләште. Эшнең нидә икәнлегенә төшенгән Әнисә Камиләне бер читкәрәк тартты да серле елмаеп: – Тәк, дустым, егетнең кемне көтеп куаклар арасында таптанганы көн кебек ачык. Мин шыпырт кына таям, – дип мутланды.
91
0