
Шәүкәт Галиев "Светофорның өч сүзе"
1 нче көн #әдәбимарафон2025 Светофорның өч сүзе Урамнарны Күзәтеп, Узганнарны Кисәтеп, Чатта тора Светофор, Сакта тора Светофор. Янып тора Өч күзе, Күреп тора Ич безне. Әйтеп тора Өч сүзне: — Кузгалма!— ди Кызыл күз. — Сабыр!— дия Сары күз. — Ярый!— дия Яшел күз. Без дә аңа Карыйбыз, Күзебезне Алмыйбыз, Ни әйткәнен Аңлыйбыз: — Кузгалма!— ди Кызыл сүз. — Сабыр!— дия Сары сүз. — Ярый!— дия Яшел сүз.
93
0