#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  1нче көн Кичер әнкәй. Мөнирә САФИНА

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 1нче көн Кичер әнкәй. Мөнирә САФИНА

Әни, кичер мине, кичер!» Зөлфәт янына бер егет килеп басты. Ни дияргә белмәгәннән, ул егеткә: «Зур кеше бул, дип тели иде, зур кеше булганымны күрми калды», – дип куйды. Ачуы чыккан егет: «Зур кеше бул дип теләгәнче, чын кеше бул дип теләгән булса, әниегез исән калыр иде. Мин килеп ярдәм күрсәткәндә, бу әби исән иде әле, күп кан югалтудан үлде ул, үзем генә туктата алмадым», – дип, Зөлфәтне аягыннан ега язды. Бу егет – бая алар артыннан килеп туктаган машинаның шоферы иде. Авыр иде Зөлфәткә, әнисенең җәсәде янында басып торуы гына түгел, ачы телле бу егетнең сүзләрендәге хаклык, шоферының күзләрендәге нәфрәт каршында оят иде. Ә иң кыены – намус газабы икәнлеген ул соңрак аңлар әле...

Тэглар:

113

0