
Фәүзия Мөхәммәтова "Назлы туташ, затлы ханымнар"
1 нче көн #әдәбимарафон2025 Назлы туташ, затлы ханымнар. Хатын-кызның иңнәренә дөнья Башын салган шушы заманда, Яшәү чыганагы-иң чыдам зат Хатын-кыз бит әле һаман да. Хатын-кызлар, гүзәл хатын-кызлар, Назлы туташ, затлы ханымнар, Янәшәдә сез булганда гына Ышанычлы безнең адымнар. Бар дөньясын буйсындырмак булып, Көч-гайрәтне чәчеп торсак та, Хатын-кызлар, гүзәл хатын-кызлар, Мәхәббәткә мохтаҗ, ир-ат та. Ир-егетнең акыл көче җитмәс Хатын-кыз ул серле бер тылсым. Сөю-сәгадәттән ләззәт алып, Бар хатын-кыз бәхетле булсын! Хатын-кызлар, гүзәл хатын-кызлар, Назлы туташ, затлы ханымнар, Янәшәдә сез булганда гына Ышанычлы безнең адымнар.
84
0