
Айгөл Әхмәтгалиева.Баланнарда бал тәме.
1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Их, шау чәчәккә күмелгән җәйләрдә авыз итәсе килгән иде ул мәрҗәндәй җимешләрне. Татлы тоела, күзне кызыктыра, җанны тилертә, ымсындыра иде алар. Ә хәзер… Тукта, әллә үкенгәндәй уйлануыммы? Җүләрдер мин… Егылгансың икән, үрмәләп булса да аягыңа бас, салам бөртеге күрсәң, чытырдап ябыш. Йөрәгеңдә бер тамчы көч калган икән – яшәү көче бит ул, шуңа таян. Яшәүдән дә татлы ни булсын? Җәй төсеннән аерылырга ашыкмаган балан җимешенә күз сал: кемдер берәү үрелеп өзмәсә, кара җиргә тәгәрәп төшәргә тормый лабаса, аклыкка – энҗедәй кар куенына сыена… Әллә күзләремә, әллә хәлсез йөрәгемә балан тәлгәшенә кунган кырпач кар аклыгы кереп сыенды, мин урынымнан торып, ипләп кенә тәрәзә буена килеп бастым. Кечкенә чүлмәктәге миләүшә гөлләре чәчәккә бөреләнеп килә икән, димәк, мине генә түгел, аларны да карап-тәрбияләп торганнар… Ә иртәгә мин аларга үзем су җибәрермен, һәр тамчысына яшәү көче, яшәү аклыгы кушып… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #Баланнардабалтәме #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
90
0