
Лилия Закирова "Күңел ярасы"
1нче көн #Әдәбимарафон2025 Нияз! – үз исемен ишеткән егет ирексездән тавыш килгән якка борылды. Аңа таба таныш булмаган егет йөгерә иде. – Син Нияз бит, әйеме? – диде ул Ниязны кочагына алып. Ниһаять, мин сине таптым!.. Мин – Ильяс, – диде егет. Аның карашында шатлыклы очкыннар биеште. – Синең бертуган абыең. Эх, Нияз, белсәң иде минем сине күпме эзләгәнне! – Сез ни сөйлисез?! – диде тегесе аптырап. – Минем бернинди абыем да юк... Апам гына... – Әйдә, энекәш, берәр кафега кереп утырыйк. Мин сиңа барысын да сөйләрмен. Нияз үзе дә сизмичә аның артыннан атлады. ...– Минем язмыш синекеннән күпкә катлаулырак булды, энекәш, – дип башлады сүзен Ильяс. – Мин балалар йортында үстем. Тик көннәрдән бер көнне уйлана башладым. Ничек инде җир йөзендәге барлык кешеләрнең дә әнисе бар, ә минеке юк? Үскән саен әлеге сорау күңелемне ешрак телгәләде.
Сылтамалар:
105
0