
Беренче көн XXXII Дөньякүләм #әдәбимарафон2025 Рәмзия Габделхакова
"Айның соңгы чиреге" ...Казансу аша күперне жәяү генә чыктылар. Хатын, баягы сүзләрен искә төшереп, үзалдына көлемсерәп куйды: «Менә сина жир жылысы, галәм сулышы, йөрәк тибеше...» Теге ярга аяк басканчы акылдан язмасаң, рәхмәт әйтерсең. Күпер өстендә, хәер, анда гына түгел, кала урамнарының барысында да кешеләр дөньянын жанга рәхәт, ямьле авазларын, хәтта бер-берсен ишетүдән мәхрүм. Язгы ташкын булып агылган машиналарнын иләмсез тавышы башка бәрә, йөрәкне тапый, яныннан ыжгырып үткәндә гүя жаныңны суырып алалар. Үзенен туган бишеге - табигатьтән ерагайган саен, адәм баласы көчсезләнә бугай...297 нче бит #әдәбимарафон #РәмзияГабделхакова #Айныңсоңгычиреге #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #миллионтатар
110
0