
1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хәйруллина
Күңел җәйдән кояш көтә, Өмет белән күккә бага. Ә һавада яңгыр төяп Катлам-катлам болыт ага. Җәйге яңгыр, җәйге яңгыр, Җаннан ташкан яшьләр кебек. Әллә шулай елавымы Бушаныйм дип аны түгеп? Дөнья үзе зарлымы соң, Бу кадәрле булмас иде. Әйтерсең лә яшькә тулган Күңелкәен күккә чөйде. Кем кояшын алды икән Җылы нурдан мәхрүм итеп? Минем дә бит җиһан кебек Күңелкәем синсез китек. Минем дә бит җиһан кебек Яшьсез үтә сирәк көнем. Китсен болыт, кипсен яшьләр, Бар җиһанга кояш телим. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХәйруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
13
0