
Тузганагым.
Язган булгач, Язлар булгач, Очраштык менә тагын. Туган көнең белән сине, Нигездәш тузганагым! Чәчәкләрең ятсынса да, Тамырларың таныйдыр: Ишегалдын ун әйләнгән Мин бу, мин — шул сабыйдыр... Чәчләр ап-ак, йөрәк аксый, Салмак атлый аяк та... Ә шулай да, нинди бәхет (!) Тагын бер яз Каршылыйм туган якта! Сирень Якупова
Сылтамалар:
804
0