
Айшанур
Авыртуны тоя икән тәнең Димәк исән икән әле син. Бүтәннәрнең әрнүләрен тойсаң, Димәк чын кеше дә әле син. Тышкы яктан гына кеше түгел, Йөрәгеңдә булсын мәрхәмәт. Һәркемгә дә ачык йөз күрсәтеп, Кешелекле булырга кирәк. Авыртуны тоя икән тәнең, Димәк исән икән әле син. Кешеләрне аңларга тырышып, Менә шулай яшим әле мин.
Сылтамалар:
1K
0