
21 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 Койрык, янәсе. Сер чәчми, сер түкми, имеш. Рәхәтме инде хәзер агачка берегеп «үсүләре»! Кайчан ычкындырыр бит Сыңар күз. Тукта әле, нигә Әюпов өйләнмәде икән? «Өйләнә торган кәчтүмне киеп киткәнсең...» Һе, кызык... Бу бауны юкәдән ишкәннәр бугай, чәйнәсәң дә өзелмәс. Күпмегә чыдар икән Гөлфия? Тугыз яшендә ул урманда адашкан иде. Кояш баеды, караңгылык иңде, кычкыра-кычкыра тамак карлыкты, абына-сөртенә чаба-чаба аяклар арыды... Кыз, яктыга чыгам дип, гел эчкә кергән икән. Өч тәүлектән соң таптылар. Олылар: «Кайда йокладың? Нәрсә ашадың?» — дип төпченде, дус кызлары: «Абага төнлә чәчәк ата икән, аны каптыңмы?» — дип тинтерәтте, ә ул берни дә сөйләмәде. Әтисе аучы иде, әгәр, әгәр... бүре балалары белән бергә йокладым, дисә, гайрәтле ата йомры йомгакларның өнен туздыра, ә аналарын үтереп, тиресен туный иде. Гөлфиянең елый-елый йөзе өрелгән иде, тозлы күз яшьләре бит тиресен әчеттерә, ярылган иреннәр әрни. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
2K
0