
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Минем бәхетемә генә Бу дөньяга тугансың. Ярый башкаларга түгел, Миңа насыйп булгансың. Сине очратмасам, мин дә Бәхетле булмас идем. Бәхетнең тәме барлыгын Үлсәм дә белмәс идем. Син тумасаң, бәлки, мин дә Бу җиргә тумас идем. Туган булсам да – синсез Бәхетле булмас идем! Ярый туганмын әле…
1K
0