"Пар каен"

"Пар каен"

21 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Алинә шатланып, кулларын чәбәкләп куйды. Авыл матур, төзек, яшеллеккә күмелеп утырса да, Алинәгә монда күңелсез иде. Шәһәр шау- шуына өйрәнгән, шәһәр ритмында үскән кыз авылда әле дуслар да таба алмады, үзеннән ике яшькә кече бер кыз белән сөйләшеп кенә йөри. -Нинди Казанга кайту инде, кызым. Бүлмәне саттык, анда хәзер безнең бернәрсәбез дә калмады. Без синең белән деревенскийлар! Кара син нинди тыныч матур төн. Шәһәрдә мондый тынлыкны күргәнең бармы? Көне- төне дырк- дырк трамвае тыкылдый, кешесе кырмыска кебек чабыша. Тәмам туйган икәнмен мин шәһәрдән. - Уф, әни, әле бер ай да юк монда кайтканга. Мин инде чыгып качардай булдым. Нәрсәсе ошасын инде авылның. Монда бит скучно. Ску- ко-та! Беркая барырга юк. Кибеткә барасың- барысы сине таный, ә, син Рәсимә кызымы ,дип, һәрберсе допрос ясый. Суга барасың- тагын сорыйлар - син Рәсимә кызымы, син Рәсимә кызымы?

Тэглар:

2K

0