#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  21 нче көн.  Гакыйль Сәгыйров ӘНКӘЙГӘ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 21 нче көн. Гакыйль Сәгыйров ӘНКӘЙГӘ

Һәр кешенең җаны булган кебек, Һәр кешенең була анасы. Нинди генә тормыш кичермәсен, Йөрәгендә — газиз баласы. Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың Дәва булды һәрбер зарыма. Минем өчен күргән кайгыларың Дәрьяларның сыймас ярына. Бу йөзкәең күпме еллар буе Шатлык нуры күрми интеккән, Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине, Кичерерсең микән, юк микән. Мин үтенәм синнән — кичер мине, Хыялыңа хыянәт итмәдем Канатларым көйде — үталмадым Язмыш куйган утлы чикләрне. Бик яшисем килә җаным-тәнем Белән тоеп заман сулышын. Әй, сокланыр идең очышыма, Шатландырыр иде уңышым. Ә мин ятам — яраланган бөркет, Яшәвемнән хәтта оялам. Була кайчак, яшен кебек ярсып Атылырга уйлыйм кыядан.

Тэглар:

2K

0