
21 нче көн. Майның аяз киче. ӘхсәнБаян
21 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Майның аяз киче Иркәли җир өстен Майның аяз киче. Күк йөзе тыныч, саф- Синең күңел төсле. Синең күк уйный җил, Уралып иңнәргә. Барын тоя йөрәк- Урын юк сүзләргә. Җемелдәшә йолдыз, Ахры, безне күреп. Бәхетен тапкан алар, Ахры, безнең кебек.
Сылтамалар:
2K
0