21 нче көн. Кичер әнкәй. Мөнирә САФИНА

21 нче көн. Кичер әнкәй. Мөнирә САФИНА

Үзе хуҗа булса, китәр идеме егет бу урыннан? Һич юк! Бик яхшы кеше дигәннәр иде бит аның хакында, ялгышканнар, димәк. Эче черек булып чыкты яңа хуҗаның. Егет ачуыннан машинасын бик каты куа башлады. Эш урынына барып җиткәндә, хуҗаның телефоны шалтырады. Бик озак шалтыраганнан соң, ялындырып кына җавап бирде Зөлфәт. Ниндидер таныш булмаган ир-ат тавышы. «Авария» ди, «Паспорты бар» ди, «Сезнең әниегезме?» ди... Зөлфәтнең маңгаена тир бәреп чыкты. Әйтелгәннәрдән аңлавынча, нидер булган һәм ул «нидер» Зөлфәтнең әнисе белән бәйле. «Килә аласызмы?» Кабат шул ук ир-ат тавышы. Инде адресын әйтә. Йа Хода, бу бит... «Илдар! Борыл тизрәк!» Зөлфәт үз тавышын танымады. "Әйдә, ку машинаны, тизрәк, тизрәк!" Алар авария булган урынга килеп җиткәндә, ашыгыч ярдәм табибы кемгәдер: «Өч мәетнең дә үлгән вакытларын теркәп куй», – дип, күрсәтмә бирә иде. Зөлфәт җиргә сузып салынган әнисе янына килеп тезләнде. «Их, әни! Нигә миңа әйтми юлга чыктың?! И-их, туктагач, нигә машинадан чыкмадым соң? Әни, кичер мине, кичер!» Зөлфәт янына бер егет килеп басты. Ни дияргә белмәгәннән, ул егеткә: «Зур кеше бул, дип тели иде, зур кеше булганымны күрми калды», – дип куйды. Ачуы чыккан егет: «Зур кеше бул дип теләгәнче, чын кеше бул дип теләгән булса, әниегез исән калыр иде. Мин килеп ярдәм күрсәткәндә, бу әби исән иде әле, күп кан югалтудан үлде ул, үзем генә туктата алмадым», – дип, Зөлфәтне аягыннан ега язды. Бу егет – бая алар артыннан килеп туктаган машинаның шоферы иде. Авыр иде Зөлфәткә, әнисенең җәсәде янында басып торуы гына түгел, ачы телле бу егетнең сүзләрендәге хаклык, шоферының күзләрендәге нәфрәт каршында оят иде. Ә иң кыены – намус газабы икәнлеген ул соңрак аңлар әле...

Тэглар:

2K

0