Әдәбимарафон2025  21 нче көн

Әдәбимарафон2025 21 нче көн

Йөрәк асларында саклап йөрткән, Безгә якты дөнья бүләк иткән; Тәүге адым, безнең тәүге «ы-гы»ларны Көннәр санап, барысыннан да ныграк көткән; Безнең өчен төн йокысын жәлләмәгән, Ару-талу, авыртуны да белмәгән, Безгә ап-ак бәхет сорап дога кылган, Кирәк чакта укытучы, табиб булган; Безнең өчен күпме хыял-теләгеннән Башын тарткан һәм һич үкенмәгән; Без китергән борчуларны кабул итеп, Күрсәтмичә генә эчтән көйгән; Иң кайнар аш, тәмле чәен куеп, Безне һәрчак якты өйдә көткән; Ялгышсак та, безнең яклы була белгән Газиз кешем, әни бәгърем, ул син икән! Гөлүсә Мортазина

Тэглар:

2K

0