21 нче көн. Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

21 нче көн. Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

Гөлфия үз бүлмәсенә кайткач, берәү дә юклыгын күреп шатланды. Югыйсә, иптәш кызлары сорау биреп йөдәтеп бетерерләр иде: «Каенана буласы кешең ошадымы? Квартирлары ничә бүлмәле? Туегыз кайчан?» Ул пөхтә итеп җыеп куелган караваты өстенә матур күлмәген салмый-нитми генә сузылып ятты. Бүлмә эчендәге бернәрсәне дә күрмәс өчен, күзләрен чытырдатып йомды, иреннәрен каты итеп кысты: «Нинди күңелсез хәл. Кирәк бит...» Аның колагына үз тавышы, үз сүзләре ишетелде: «Бер аягың гүрдә, икенчесе — җирдә...» Ул урыныннан сикереп торды да ачык тәрәзәне барып япты. Әйтерсең лә, бу коточкыч сүзләр гөрләп-шаулап торган урамнан ишетелә. «Фу, каян телемә килде соң мондый сүзләр? Ничек кенә телем әйләнде икән?» Кинәт аның исенә күңелсез бер вакыйга килеп төште... Ах!... Нигә инде эче пошкан, күңеле газапланган чакта искә төшеп тора анысы да. Институтның өченче курсында укый иде әле ул. Иптәшләре аның тәкәббер, кешеләргә карата игътибарсыз булуы турында комсомол җыелышында сөйләделәр. Бервакыт дус кызы Разия аңарга: — Син, Гөлфия, уйламый-нитми генә кешеләргә авыр сүз әйтеп ташлавың аркасында бер газапланырсың әле, — дигән иде. Менә аның юраганы килде... Куллары белән күзләрен томалады Гөлфия. «Бар да бетте, бергә булу юк хәзер безгә. Әнисе Сәеткә барысын да сөйләгәндер...» Икенче көнне Сәет эшеннән туры Гөлфия янына китте. «Хәле ничек икән? Имтихан көннәрендә авырып китмәсен тагын». Сәетне күргәч, Гөлфия беразга югалып калды. Аның йөзе сулган, күз төпләре шешенгән. — Һаман да авырыйсыңмы әллә? — диде Сәет, аның нәфис кулларыннан тотып. Алар, якындагы бакчага кереп, тын почмактагы эскәмиягә утырдылар. — Гөлфия, нишләдең син, матуркаем? Әйдә безгә, әни сине дәвалар, кайнар сөт эчерер. Кура җиләге кайнатыр. Ул мине шулай дәвалый. Әйдә, әни дә шат булыр. Гөлфия әкрен генә иреннәрен кыймылдатты: — Минем турыда нәрсә диде соң әниең? Сәетнең йөрәге дерт итеп китте. «Әни нәрсә диде соң әле? Килен ошадымы дигәч, өйдән чыгып китте...» Гөлфия аның уйга калуын үзенчә юрады: димәк, әнисе барысын сөйләгән.

Тэглар:

2K

0